Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фронттан килгән хәбәрләр кебек

Татарстан Республикасы ЮХИДИ җитәкчелеге редакциябезгә җөмһүриятебез буенча булган юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәрләр юллый башлады.

Аларны укый башласаӊ, әллә бездә сугыш барамы, хәбәрләр фронттан киләме, диеп уйлыйсыӊ. Менә 17 ноябрьдә булган кыскача җан өшеткеч хәбәрләр:

Баулы районы. 17ноябрь. Иртәнге 7 тулып киткәч, М. Баулы-Кызыл-Яр авыллары арасында юлда, «Лада Гранта» кагыйдәләрне бозып, тизлекне арттыра. Машина күтәртелгән юл астына оча, әйләнә. Нәтиҗәдә, 1982 епгы пассажирка урында һәлак була, шофер яралар белән хастаханәгә озатыла.

Әлмәт. Шушы ук көн. Казан - Оренбург автомобиль юлыныӊ 264 км. да төнге сәгать 10да 1993 елда туган, ВАЗ-2109 җиӊел машинасын йөртүче узышам, дип «Камаз» машинасы кырына бәрелә. Җиӊел машинаны каршы як хәрәкәт итү юлына «Тойота» каршысына «маӊгайга-маӊгай» чыгарып ата. Авыр җәрәхәтләр белән ВАЗ шоферы хастаханәгә озатыла, әмма табиблар аныӊ тормышын саклап кала алмыйлар.

Юлларда сак булсак иде.
Фото: http://prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250