Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике кулсыз туган кыз бүген визажист булып эшли

Хатын өйдәге бөтен эшне дә үзе башкара: аш-суга оста, өйне һәрвакыт тәртиптә тота.

Фотосурәттәге бу хатын Украинаның бер авылында яши. Ул тумыштан гарип. 80нче елларда баланың авыру булып туасын ачыклау авыр булган. Шуңа да аның әти-әнисе өченче балаларын да түземсезләнеп көткән. Ике кулсыз туган Вераның бер аягы икенчесеннән 20 сантиметрга кыскарак.

Табиблар сабыйны балалар йортына тапшырырга тәкъдим итсә дә, әти-әнисе аны үзләре тәрбияләргә була.

3 яшенә кадәр кызның акыл үсеше дә тоткарлана. 4 яшьтә ул инде үзенең иптәшләрен куып җитә. Ничек кенә авыр булмасын, Вера яшәргә өйрәнә, аяклары белән...

Бүген исә Вера - ике кыз әнисе. Моннан тыш, ул чигү чигәргә ярата. Әлбәттә, аяк бармаклары белән. Ул визажист һөнәрен үзләштергән. “Бизәнергә миңа гына килеп йөрүче клиентларым бик күп, шуңа чигүгә вакыт та калмый”, — ди ул.

Кызганычка каршы, Вера кызларын үзе генә тәрбияли. Ире белән аерылышырга гаризаны ул үзе язган. Иренең эчүеннән арыган булган. Яхшы кеше очраса, янә кияүгә чыгарга да теләге бар аның, дип яза Кызыл таң.

Фото: Яндкс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш визажист