Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ирем сөяркәсеннән туган баласы белән кайтып егылды

Ул ташлап киткәндә балалар бакчасына йөргән ике улы бу вакытка инде наркоман иделәр.

Башкаланың Черниковка бистәсендә  бер гаилә яши иде. Ире — эре генә бер заводта водитель, хатыны төзелештә буяучы булып эшләделәр. Шәһәр читендәге барак тибындагы йортта тордылар. Ике уллары үсте. Читтән караганда, алардан да бәхеле кешеләр юк иде. Хатынның йөзеннән беркайчан да елмаю китмәде, ир дә тормыштан канәгать булуын яшермәде. Туксанынчы еллардагы кытлык заманында Римма (исемнәр үзгәртеп алынды) төшке ашны бөтен бригадага җитәрлек итеп пешереп алып бара иде. “Үзегезнекен суыткычка куеп торыгыз, соңрак ашарсыз, бүген минеке белән хушланыгыз”, дип йөгерә-йөгерә табын кора иде ул. Бригадада эшләүче хатыннарның күбесе, чыннан да, очны-очка ялгап яши иде ул вакытта. Аларның балалары Римманың улларыннан калган киемнәрне дә рәхәтләнеп киде. Кыскасы, игелеклелеге, беркайчан да караңгылык кунмаган балкып торган йөзле булуы өчен яраттылар аны.

Ә беркөнне төшке аш вакытында барысын да аптырашта калдырган бер сөйләшү булды. Чәчен мәңге җыймаса да, ирененә кишер төсендәге кершәнне мул чәпәгән Наташа, олы авызын чалшайта биреп, Риммага дәште:

— Карале, синең Ришатыңны бала арбасы тарткан бер хатын белән еш күрәм, ни хәл соң бу?
— Әллә нинди хәл түгел, ул — аның яшь хатыны, — диде Римма, тынычлык сакларга тырышып, һәм барысына да җитәрлек итеп пешерелгән итле карабодай буткасын бүлүен дәвам итте.

Тәлинкәгә үрелгән куллар катып калды. Өстәл артындагыларны шундый асыл хатынны ташлап киткән иргә, шушы хыянәтне күтәргән һәм хәсрәтен йөзенә дә чыгармаган хатынга аптырау  хисе биләп алды.

Соңрак билгеле булуынча, яшь хатын, ирнең сөяркәсе генә булырга теләмичә, аңа үз хатыны белән аерылу, яңа гаилә кору һәм фатир алу шартын куйган икән. Койрыкны тиз кискән, димәк... Ир бу шартларның барысын да үтәгән. Баштарак уллары янына килеп йөрсә, үз балалары тугач, яшь хатын бу юлны да кыскарткан.

Черниковка читендәге баракта яшәп яткан гаиләдә ни хәлләр соң? Римма балаларын гадәти мул тормыштан аермас өчен көненә икешәр смена эштә. Ә малайлар... Алар урамда инде, билгеле. Җитмәсә, наркотик дигән афәткә дә бирешкәннәр. Шул сәбәпле икесе дә төрмә юлын таптый — берсе керә, берсе чыга. Өйдә икесе дә бергә туры килгән чакларында — ачы тавыш. Әниләренә дә көн юк, син абый янына ешрак йөрдең, син энекәшкә мулрак посылкалар салдың, янәсе.

Ә беркөнне бусагада ата кеше пәйда була. Бер кулында — төенчеге, ә икенчесендә томырылып торган кара күзле матур малай.

— Без кайттык, әнисе, язмышыбыз хәзер синең кулда.

Римма тораташтай катып кала. Нишләргә? Хыянәт ачысын йотаргамы, әллә шушы елларда түккән күз яшьләренең үчен чыгарырдай сүзләр табып бу икәүне борып чыгарыргамы?

Баксаң, яшь хатынга инде олыгаеп барган ир дә, бала да кирәкми башлаган. Аның мәкерле планы күптән корылган булган, күрәсең: баласына үз фамилиясен биргән, атасы исеме урынында — бушлык

Ришат исә күп тә тормый, инсульттан егылып үлә. Урамда аның янына килеп ярдәм итүче табылмый. Римма апа инде пенсиядә, улларының язмышы үзгәрешсез. Ә янында ире калдырып киткән “бүләге” — кече улы. Аны мәктәпкә илтә, каршы ала, төрле секцияләргә йөртә ул. Әнисенә берничә тапкыр, документларын булса да тәртипкә китереп бир, дип мөрәҗәгать итеп карый, әмма аннан җавап булмый.

Ике хатын, ике ана, ике язмыш... Берсе кылган гөнаһлары өчен җәза күрмичә типтереп яши, икенчесе булмаганнары өчен  дә иза чигә, дип яза.

Нинди корт чаккан дөнья соң бу?

 

Кызыл таң

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш