Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ирләргә ни җитми? - Өч аянычлы язмыш

Бер-береңне аңламый башлагач, гаилә җимерелә икән.

Эльмираның бала табарына бер ай калып бара. Ире Эдик ике ай инде хатыныннан читләште. Эштән соң салып кайту, соңга калып кайтулар ешайды. Кайвакыт өйгә кунарга да кайтмый.

Аның бу адымында Эльмира үзен гаепли. Имеш, ул артык авырлык җыйган, шуңа иренә ошамый башлаган, хатынын күрә алмас дәрәҗәгә җиткән ирнең өйгә кайтасы килми…

Эльмира Эдик белән аңлашырга теләп, сөйләшеп тә карый. Әмма бу сөйләшүнең нәтиҗәсе булмый. «Ярар, бераз ял итсәм, ни булган. Ә синең эшең өйдә утыру», — ди аңа ире.

Эльмираның болай да күңеле туларга гына торган мәле, бала табу вакыты якынайган саен курку да көчәя. Ул бит аларның беренче балалары, мәхәббәт җимешләре, ул бит иренең баласын күкрәк астында йөртә.

Яшь хатын күз яше түгә… Берни аңламый, үзеннән гаеп эзләп тилмерә, иренә ярый алмавына үрсәләнә… Нишләргә?!

***

Нәфисә белән Кадыйрның гаилә хәлләре мөшкелләнде әле. Кадыйр гел канәгать түгел, хатыны ни эшләсә дә ошамый. Ә беркөнне кичке аш вакытында Кадыйрның тәкъдиме алты ел бергә торган хатынын шаккаттырды.

«Вакытлыча аерым яшик әле, мин синең белән араларны өзмим, бергә булырга телим. Әмма талашудан, көнкүреш мәшәкатьләрдән туйдым. Аерылып тору мөнәсәбәтләрне ныгытачак», — диде ул тәлинкәдәге ризыкны болгаткалап.

Нәфисә аптырап калды. Юкса, башта үзебез өчен яшибез дип бала алып кайтуга каршы булды. Алты ел гомерен аңа багышлаган хатыннан ире арган.

«Балам булса, аның белән юаныр идем. Балабыз булса, бәлки мондый тәкъдим ясамас та иде. Әгәр чыгып китсә дә, бала дип кире кайтыр иде», — дип тәрәзәгә сыланган яңгырга карап уйга калды ул.

***

Сиринә еш кына хезмәттәше белән языша иде, төрле темалар буенча фикер алышып алалар. Бу «уен» белән мавыгып китүен үзе дә аңлап өлгермәде. Беркөнне ире аларның СМСларын укыган. Шул көннән башлап, Сиринәнең тормышы асты-өскә килә. Сиринә иренә хыянәт итмәве турында ант итте, әмма ышандыра алмады.

Ире аны психологларга йөртә, гел телефонын тикшереп тора, кая барганын контрольдә тота, бөтен йортка камералар куйдырта. Бу мәшхәр ел буена сузыла.

Беркөнне ире исереп кайта һәм хатынын кыйный, ә аның хезмәттәшен үтерергә заказ бирүен әйтә.

Сиринә 14 ел бергә төзегән тормышны калдырып, ике бала белән әти-әнисе йортына кайтып егыла. Иң үкенечлесе, иренә хыянәт итмәгән килеш гаепле булып калуы, гаилә җимерелүе…

https://intertat.tatar/news/creation/10-09-2021/irl-rg-ni-itmi-ch-ayanychly-yazmysh-5836773

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш ир-атлар