Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртәнге сәгать өчләрдә шалтыратып, иремнең үлемен хәбәр иттеләр...

Бинаның икенче катындагы бүлмәдә биш ир-ат мәете табыла. Ул янгында үлгән кешеләр барысы да Кукмарадан булганнар.

"Ирем 3-4 ел элек Казанда сакчы булып эшкә урнашты. Ул ачык күңелле, аралашучан иде, шуңа җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләре бик әйбәт булды. Аны каравылчылар җитәкчесе итеп куйдылар. Аның белән бергә һәлак булган Влад Архипов безнең күрше диярлек, бер урамда яшибез. Аны да үзе янына эшкә урнаштырды. Алар икәү бергә башта бер хуҗада эшләделәр, аннары хуҗалары алмашты. Таһир кешеләр белән уртак тел таба белде, ихлас күңелле, кешеләрне кызгана белүчән иде.

Ул биш көннән биш көнгә Казанга китеп эшли иде. Узган атнада, шимбә көнне үги анасы белән атасының юбилейлары булды, шунда кайткан иде. Якшәмбе көнне китте, дүшәмбе көнне мине туган көнем белән котлады, ә сишәмбе иртәнге сәгать өчләрдә шалтыратып, иремнең үлемен хәбәр иттеләр. Янган бинада ул үзенең эшчеләре белән яши иде. Әҗәле шул булгандыр инде, бернишләп тә булмый. Минем белән ике балабыз: кызым һәм улым калды."

P.S. Казанның Адмиралтейская бистәсендә ташландык бинада янгын чыга. Бинаның икенче катындагы бүлмәдә биш ир-ат мәете табыла. Ул янгында үлгән кешеләр барысы да Кукмарадан булганнар. Ир-атларның иң өлкәннәренә — 54, ә иң яшенә 30 яшь булган.

Автор: Гөлүзә Ибраһимова
#интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш кеше үлгән