Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иван-чәй турында

Соӊгы вакытларда иван-чәй турында кем генә сөйләми дә, кем генә аны ясап карамый. Даими рәвештә шуны эчәбез, бик рәхәт, файдалы, дип гәҗит битләрендә, интернетта еш язалар.

Соӊгы вакытларда иван-чәй турында кем генә сөйләми дә, кем генә аны ясап карамый. Даими рәвештә шуны эчәбез, бик рәхәт, файдалы, дип гәҗит битләрендә, интернетта еш язалар. Шулардан чыгып иван-чәйнең менә шушы файдалы үзлекләрен туплаганнар:

•ялкынсынуга каршы көрәшә һәм бөрештергеч сыйфатка ия;

•авыртуны баса, тән температурасын төшерә;

•нервланганда, стресс кичергәндә тынычландыра;

•азык-төлек, спиртлы эчемлекләр белән агуланганда файдалы, айнытучы үзлеге дә билгеле;

•канны чистарта;

•иммунитетны күтәрә;

•организм хәлсезләнгәндә хәл кертә;

•гипертония, атеросклероз, азканлылыктан файдалы;

•матдәләр һәм тоз алмашын көйли;

•ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләрен төзәтә;

•бавыр, бөердә таш булса, талак авырулары вакытында файдалы;

•авыртулы менструацияләрдән коткара;

•чәч тамырларын ныгыта;

•яман шеш вакытында организмның агулануын киметә;

•мәни бизе аденомасы һәм простатиттан котылырга ярдәм итә.

Бу турыда «Интертат»та да күп хәбәрләр басылды. Хәбәрләр дөрестән дә чынбарлыкка туры киләме икән, дип Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әӊгәмә корып алдык:

- «Иван-чәйне алдарак берничә тапкыр әзерләп карганым булды, бик отышлы килеп чыкмады. Кайсыдыр гәҗиттә Саба районы хатыныныӊ бу чәйне әзерләү турында мәкаләсе чыккан иде,шуӊа таянып эшли башладым. Өч ел элек чәем бик яхшы сыйфатлы булды, узган ел киптерер урын булмагач, аныӊ белән маташмадым. Менә быел күп итеп әзерләдем, яхшы чыккан кебек. Сөтсез чәй ясаганда үзен генә кулланып була, әмма без куе, сөтле чәй эчеп ияләнгәч, кара чәйнеӊ өчтән беренә кушып эчәбез. Файдасына килгәндә, алай гына әйтеп булмыйдыр, кунакларга күчтәнәч итеп биреп җибәрергә уӊайлы.

Моннан берничә ел элек таныш хәзрәт(исемен әйтмик инде), кайнаган суга чәй салмыйча, сөт кушып кына эчә башлады. Күпмедер вакыттан соӊ, ну, ничек, файдасы бармы?,- дип аннан сорыйм.

–«Бар, бигрәк тә кесәгә», - дип җавап бирде ул. Шуныӊ кадәр язгач, файдасы бардыр, булмаса язмаслар иде», - дип һәрвакыттагыча тормышчан җавап бирде Җәлил хәзрәт.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дару үләннәре