Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казан — Оренбург юлындагы авария бер яшьлек сабый һәм ике яшь кешенең гомерен өзгән

Шул ук машинада бер яшьлек бала да утырган була, ул хастаханәгә китергәч үлә.

Авария 3 гыйнварда, көндез трассаның 108нче чакрымында, Чистай районының Сахаровка авылы янында булган.
 3 гыйнварда Казан — Оренбург трассасында куркыныч авария теркәлгән. Нәтиҗәдә бер яшьлек сабыйның һәм машина йөртүче белән аның пассажирының гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авария көндез трассаның 108нче чакрымында, Чистай районының Сахаровка

авылы янында була.

«Шевроле» машинасының 25 яшьлек йөртүчесе югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм «Шкода» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә «Шевроле»ның йөртүчесе һәм 24 яшьлек пассажиры шунда ук җан бирә. Шул ук машинада бер яшьлек бала да утырган була, ул хастаханәгә китергәч үлә.

«Шкода»ның 27 яшьлек йөртүчесе һәм аның өч пассажиры күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Пассажирларның берсенә 26 яшь, ә икесе кечкенә бала — ике һәм бер яшьлек сабыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария