Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда шәхси самолет белән килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә пилотлар гаепле булырга мөмкин

Кичә кичке бишләр тирәсендә С750 чартер самолеты «Казан» Халыкара аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булды.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда шәхси самолет белән килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә пилотлар гаепле булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетыннан.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Казан аэропортында Барселонадан Казанга юл тоткан С750 чартер самолеты белән гадәттән тыш хәл килеп туа. Җиргә төшеп утырган чагында һава судносының бер шассие сафтан чыга һәм самолет очыш полосасыннан читкә «тәгәри». Авария аркасында беркем дә зыян күрми. Аның нәтиҗәләрен бетерү өчен Казан аэропортын вакытлыча ябып торалар. Татарстан башкаласына юл тоткан очкычларны якын-тирә шәһәрләрдәге аэропортларга җибәрәләр.

Россия Тикшерү комитетында әлеге авария самолетның төзек булмавы, пилотның хата җибәрүе һәм һава судносын очышка тиешенчә әзерләмәү аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария