Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Хромая лошадь"ның 157нче корбаны

Ул 11 ел гомер өчен көрәште.

11 елдан соң «Хромая лошадь» клубында коточкыч янгында зыян күргән Ирина Пекарская вафат булды.

 - Миңа улым Сергей шалтыратты, ә аңа телефон аша табиблар шалтыраткан, — дип сөйләгән Иринаның әнисе. - Ирина бу 11 ел дәвамында газапланды гына. Табиблар сәламәтләнүгә өмет юк, диде. Аяклары һәм куллары йөрмәде. Соңгы вакытта ул онкологиядән үлүче пациентлар белән паллиатив палатада ятты.

 Ирина фаҗигадән соң Германиядә дәвалана. Янгын кичендә ул ире Сергей Колпаков белән "Хромая лошадь"та була, ләкин янгын башланганда ире урамга тартырга чыккан була. Иринаны ул соңыннан дәваханәдә генә таба.

Сергей клубта зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен хәйрия фонды оештырган, Иринаны дәвалауда һәм реабилитацияләүдә ярдәм иткән — ул чакта ул төзәлүгә барган кебек булган. Тик аннан соң ир югала. Ирина гаиләсе сүзләренә караганда, соңгы елларда ул дәваханәгә дә, әбиләре белән яшәүче балалары янына да килми.

Пермь шәһәрендәге "Хромая лошадь" клубында янгын 2009 елда булган иде, дип яза Кызыл таң.

Фото: ufa1.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш корбан хромая лошадь