Көчле рухлы, шигъри җанлы замандаш (дәвамы)
Игелекледән якты эзләр кала Бизи торган гомер юлларын. Фидакарьлек белән танылганга Дәрәҗәле район уллары.
Ярый әле, акча җиткерә алмый өзгәләнгәндә, кеше гозеренә һәрвакыт игътибарлы һәм сизгер булган район башлыгы Марат Готович, соңрак кичектереп хезмәт хакымнан ай саен тотып калу шарты белән аванс рәвешендә хакимияттән беркадәр акча бирдертеп, мине иң тәҗел проблемадан коткарды. Аңа да гомер буе рәхмәтле мин.
Сүз уңаеннан, шуны да әйтергә мәҗбүрмен, әнә шундый җитмәүчелек, катлаулы эш оештыру бурычы белән башым кайнаган чорда ялланган балта осталарының бездә ашап-эчеп, йоклап, тәртипле булырга ышандырып әйткән вәгъдәләре август эссесендә кызу җилгә очты. Аларның иртә баштан эчәргә тотынуы аркасында эш бик авырдан барды.
Җитмәсә, гаиләгә бернинди тынычлык, ял юк. Мин 3-4 сәгать йоклап та түздем, ирем аларны куып җибәрү өчен күсәк күтәрердәй булды. Әле җитмәсә, күпме авыр мәшәкать белән, әнә шулай хәләл көч һәм бөртекләп туплаган акчага корылган яңа йортка хөсетләнгән кешеләрдән йөрәккә таш булып урнаша торган нахак сүзләр ишеттем. Ахыр чиктә, киеренке стресстан муенда кисәк калкып чыккан зобка операция ясатып, наркоздан чак айныдым.
Боларны ни өчен язам: озак еллар җитәкче урыннарда һәм соңрак исполком рәисе булып эшләгән туры сүзле, принципиаль, киң колач, перспектива белән район үсешенә бик күп фидакарь көч куйган гаять эшлекле, сәләтле җитәкче булган, хәтта рес-публика күләмендә дан казанган җитәкчеләрнең ышанычлы остазы Дамир абый Габдрахмановның минем төзелеш белән чиләнгәнемне белгәнгә күрә (аңа да йомышым төшкәне булды), әй, авылдаш, гомер буе бюджет оешмасында эшләп, син әзер йортка кереп утырырга тиешле кеше идең бит. Балтачта бушка килгән фатирларга, бөтенләй эш күрсәтмәгән кемнәр генә килеп урнашмады. Бераз хәйләкәрлегең, әрсезлегең җитмәде шул. Бала чактан тормыш тартырга өйрәнүең, эш сөюең, тырышлыгың, тәвәккәллегең сиңа күпме ирләр күтәрмәстәй проблемалар тудырды. Сәламәтлегең какшаганга иң әүвәл үзең гаепле. Әмма үкенмә, фидакарь хезмәтең, сәләтең белән танылып, намус-вөҗданыңны пычратмый яшәдең, дип сөендерде урамда очрашып сөйләшкәндә.
Инде темадан читкәрәк китсәм дә, минем кебек тынгысыз холыклы язмабыз героена әйләнеп кайтыйм. Тәҗрибәле, киң колачлы җитәкче булып танылган Нурулланы, бәрәңге эшкәртү комбинаты ябылгач, 2002 елда авылдашлары кабат үз хуҗалыкларының җитәкчесе итеп сайлап куялар. Чөнки ул инде утны-суны кичкән, эштә батырлыгы, тәвәкәллеге белән сыналган олы тормыш тәҗрибәсе туплаган киң карашлы, тирән фикерле, ышанычлы һәм игелекле шәхес бит. Эшләгән кешегә һәрвакыт игътибарлы булып, сөйләшкәндә күңел җылысын биреп, аларны рухландыра белгәнгә күрә, яратып, үзләренеке итеп кабул иттеләр шул аны.
1995 елда Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган Нурулла Сәгъдиев бик кайгыртучан, игътибарлы, әле дә тормышта бик күпләргә зирәк киңәшче, ышанычлы терәк-таяныч була ала. Аның гаилә тормышы да уңышлы булды. Яшьтән яратып кавышкан Кадриясе белән алар 40 елдан артык тигез, тату гомер кичерәләр. Ихлас күңелдән гел гаиләсен кайгыртып яшәгән олы җанлы, сабыр һәм түзем, уңган-булган Кадрия гаилә учагының җылысын саклап, зур хезмәт куйса да, зарлана белми, уңганлыгы-булганлыгы аркасында ихластан ирен, гаиләсен кайгыртып яши. Бүгенге көндә тормышта үз урыннарын тапкан сәләтле балалары, көн саен хәл белгән онык-лары белән сөенеп яши Сәгъдиевлар.
Ләкин кайвакыт тормыш буразнасында сөрлеккән, арган-алҗыган атлар кебек кешегә дә һич уйламаган җирдән зур сынау туа: язмабыз герое Нурулла Сәгъдиев та моннан берничә ел элек бик катлаулы чир булган инсультка дучар булды һәм көчле рухлы оптимист шәхес буларак, көн дә үзен контрольдә тотып, төрле чаралар белән яшәү көчен арттырып, бу чирне әкренләп җиңә. Моңлы хисле нечкә йөрәк, кайвакыт тыпырчынып типсә дә, җан сулышын киңәйтеп, көйләп торадыр, мөгаен.
Игелекледән якты эзләр кала
Бизи торган гомер юлларын.
Фидакарьлек белән танылганга
Дәрәҗәле район уллары.
Көчле рухлы, шигъри җанлы замандаш
Көчле рухлы, шигъри җанлы замандаш (дәвамы)
Фәридә Шакирова,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев