Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көчле рухлы, шигъри җанлы замандаш

Сүзем тормышта иң авыр вакытларда миңа эчкерсез, ихлас ярдәм күрсәткән, бик кешелекле, юмарт йөрәкле Субаш авылы егете Нурулла Сәгъдиев турында

Кайвакыт уяу хәтер ник моны вакытында эшләмисең инде дип, камчылап тора. Аш суына, кешегә әйтеләсе яхшы сүз беркайчан да соң булмый, дигән өлкәннәр сүзен истә тотып, ниһаять, эссе көйсез җәйнең мәшәкатен артка ташлап, каләмгә тотындым әле.

Бу юлы сүзем тормышта иң авыр вакытларда миңа эчкерсез, ихлас ярдәм күрсәткән, бик кешелекле, юмарт йөрәкле Субаш авылы егете Нурулла Сәгъдиев турында.

Авылның шәп егете

Хәзер зиһенле башында чәчләре сирәкләнеп агарса да, бар иде аның авылда шәп егет булып, дан тоткан чаклары. Иген басуларында мул уңышка өметләндереп, тулылана башлаган башаклар талгын җилдә дулкынланып утырган чорда дөньяга аваз салган, кечкенәдән үк бу бик тере малай ишле гаиләдә атасының иң сөйкемле баласына әверелә. Тынгысыз кызыксынучанлык белән ул бөтен яхшы үрнәкләрне күңеленә сеңдерә бара, яшүсмер чактан ук гармун уйнарга өйрәнә, үзлегеннән өйрәнеп шомарып җиткәч, сәхнәдә иңенә гармун салып, җырлап, эчкерсез йөрәк хисләре моң аша агылганда кемнәрне генә гашыйк итмәде икән бу эчкерсез, гайрәтле егет?!

Ә авылда таләп каты — син сәхнә осталыгың белән генә әллә кем түгел, иң әүвәл эшең белән танылырга тиеш буласың. Зиһене ачык, техникага кулы ятып торган Нурулла мәктәптән үк киң профильле механизатор таныклыгы алып чыга да, ашкынып, дәртләнеп, колхозда төрле техника иярли башлый. Эшкә бик җаваплы карап, булдыклылыгы белән таныла башлаган чорда аны армия хезмәтенә чакырып алалар. Өч ел хезмәт итү дәверендә ул югары дисциплина, төгәллек, йөкләнгән бурычка җаваплы карау сыйфатларын сеңдереп, кырыс тәртипле чыныгу мәктәбе узып, чын ир-егет булып өлгереп кайта.

Икенче сулыш

Әлбәттә, бик тә сагынылган туган як кырлары аның кебек фидакарь уңганнарга мохтаҗ елларда ул гел алдынгылар рәтендә мактала. Әмма, колхозда техника иске, хезмәт хакы бик чамалы. Аның кебек тәвәккәл, эшкә ут егетләрне «Сельхозхимия» берләшмәсенә биш куллап алалар, дигән перспективага кызыгып, шунда күчә дә яңа техника иярләү бәхетенә ирешә. Эш колачы гаять киң бу коллективта җитез, чая егетнең икенче сулышы ачылгандай була — ул эштә сәләтен күрсәтү белән бергә Чавал техникумында читтән торып укып, чын диплом алырга да җай таба. Дөрес, сайлап алынган кебек иң уңган, эшчән ир-егетләрдән туп-ланган коллективта үзеңне таныту җиңел бирелми. Әмма, булдыклы, җитез, эшкә бик җаваплы каравы белән башкаларга үрнәк күрсәткән Нурулланы берничә елдан автотранспорт начальнигы итеп күтәрәләр.

Шул чорда аның эш оештыру сәләте фидакарьлек нигезенә корылып, өметле киләчәккә юл сала. Аның җитәкчелек сәләтенә кешеләр белән бик тиз уртак тел табып, башкалар хезмәтен гадел бәяләп, рухландыра белү осталыгы да кушылгач, үсеш юлына ышанычлы күпер салып бара ул. Биредә инде начальник урынбасары буларак та җаваплы йөк тартырга табигый омтылышын бәяләп, аны 1987 елда туган якка, ягъни Тукай исемендәге колхоз рәисе итеп сайлап куялар.

Җитәкчелеккә тәүге адым

Әлбәттә, игенчелек өчен басулар уңайсыз, терлекчелекне үстерү юнәлешендә экономик мөмкинлекләр бик кысынкы елларда фәкать эш сөйгән якташларының күндәм тырышлыгына исәп тотып, Нурулла Сәгъдиев, берничә елдан әкренләп, һәр тармакта тот-рыклы үсешләргә ирешә. Шул чакта, колхозның эшчәнлеген гел игътибарда тоткан район башлыгы Марат Готович Әхмәтов, сине Нурулла, бу арттагы җайсыз колхозны тарта алыр микән, дип, шикләнеп кенә сайлап куйган идек, молодец, тырышасың, инде производство биналарын да төзекләндерергә җаен тапкансың, дип күңелен үсендереп, намуслы хезмәтенә уңай бәяне бик вакытлы белдерә.

Тик, инде әкренләп алгарышка юл алдык дип куанып йөргән җитәкче өчен алда бик зур сынаулар сагалаган икән. 2010 елның озакка сузылган корылыгы тәмам үзәкләргә үтеп, Нурулланың физик һәм рухи түземлегенә бик җайсыз авыр имтихан булып алга килеп баса.

Болай да саран туфраклы иген басуларында кыска камыл җыеп тупласаң да, малларны кыш чыгарырлык курмы юнәтерлек чама юк, шул чорда Сәгъдиев Киров өлкәсендәге электән таныш булган мәрхәмәтле дуслары ярдәменә таянып, азык юнәтү проблемасын хәл итәргә тотына. Корылыклы елның киеренке хәл тудырганына бик борчылып йөргән колхозчылар, күндәм механизаторлар әйткән сүзендә тора белгән Нурулланың бөтенесен кайгыртырга, оператив эш оештырырга сәләтен белгәнгә күрә, һәммәсе бердәм тупланып, күрше төбәктә атналар буе ал-ялны белмичә, бик тырышып эшләп, тәки елына карата ярыйсы гына мал азыгы тупларга ирешәләр.

Дәвамы бар...

Фәридә Шакирова,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе