Конкурсның максаты — яшь буынны табигатьне саклау эшенә җәлеп итү, экологик белемнәрне арттыру һәм тирә-юнь мохиткә сакчыл караш тәрбияләү
Норма урта мәктәбенең "Табигать сакчылары" командасы "Яшел уеннар" экологик отрядларының республика конкурсында уңышлы чыгыш ясап, финалга чыктылар һәм II дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Конкурсның максаты — яшь буынны табигатьне саклау эшенә җәлеп итү, экологик белемнәрне арттыру һәм тирә-юнь мохиткә сакчыл караш тәрбияләү.
Норма мәктәбе укучыларының бу уңышы — мәктәптә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелүенең нәтиҗәсе. Киләчәктә дә яшь табигать сакчылары яңа биеклекләр яулаячакларына ышанабыз.
Укучыларны, аларның җитәкчеләре Г. Р. Садыйкова һәм Р. Р. Мәрданованы ихластан котлыйбыз!
Нет комментариев