Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында көзге өмәгә чыктылар
Җәмгыять

Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында көзге өмәгә чыктылар

Чара көзге матурлыкны саклау һәм уку йорты тирәсендә чисталык булдыру максатыннан оештырылды

Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалы хезмәткәрләре студентлар белән бергәләп территорияне җыештырырга чыктылар: коелган яфракларны җыйдылар, чәчәк түтәлләрен һәм юлларны тәртипкә китерделәр.

Чара көзге матурлыкны саклау һәм уку йорты тирәсендә чисталык булдыру максатыннан оештырылды.

Көллият коллективы һәм яшьләр бердәм эшләп, уку корпусы янындагы парк зонасын кышка әзерләделәр. Бу экологик чара тирә-юньне саклауга өлеш кертүдән тыш, коллективта дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга да ярдәм итте. 


өмә

Нет комментариев