Балтач көрәшчеләре Арча муниципаль районы беренчелегеннән җиңү белән кайтты
Спорт

Балтач көрәшчеләре Арча муниципаль районы беренчелегеннән җиңү белән кайтты

Көрәшчеләрне һәм аларның остазлары Ринат Хәйретдиновны җиңүчеләрне котлыйбыз!

30нчы октябрь көнне 2013 нче елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Арча муниципаль районы беренчелеге булып узды.

35 кг үлчәү авырлыгында Әхмәдуллин Даян (Балтач мәктәбе) беренче урын яулады.

45 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын - Ризванов Юныс (Балтач гимназиясе), 48 кг үлчәү авырлыгында: 2 нче урын - Сабиров Риназ (Балтач мәктәбе), 60 кг үлчәү авырлыгында: 3 нче урын - Мартынов Глеб (Чепья мәктәбе), 69 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын - Галләмов Муса (Сосна мәктәбе), 3 нче урын - Ганиев Камил (Балтач мәктәбе)

Көрәшчеләрне һәм аларның остазлары Ринат Хәйретдиновны җиңүчеләрне котлыйбыз!


көрәш

Нет комментариев