Быел ярышлар унынчы мәртәбә уздырылды
31 октябрь көнне Екатеринбург шәһәрендә татар биюләрен башкаручыларның «Шома бас» төбәкара конкурсы узды.
Быел ярышлар унынчы мәртәбә уздырылды.
«Шома бас» төбәкара конкурсында балетмейстер Рөстәм Мидхәт улы Хәсәнов җитәкчелегендәге “Дар” бию коллективы икенче ел рәттән уңышлы чыгыш ясады һәм I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллективны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә матур, иҗади эшчәнлек телибез!
Нет комментариев