Тәнзилә Идиятуллинадан кабымлык рецепты
Аш-су бүлмәсе

Тәнзилә Идиятуллинадан кабымлык рецепты

Тарталеткалар һәр табынның күрке булачак

Иң беренче эш итеп чебинең түш итен вак итеп турап, тоз салган суда тиз генә пешереп аласы һәм суын сөзеп куясы.

Шампиньон гөмбәсен турап, суган белән әзрәк тоз салып кыздырабыз. Кызгач, өстенә итне салабыз. Бер кашык кибет каймагы өстәп болгатабыз һәм сүндерәбез.

Әзер массаны суынгач, тарталеткаларга салып, өстенә сыр кырабыз. Сыры эрегәнче духовкага куеп алабыз.

Тәмле булсын!

 


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев