Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Корсактагы майдан котылып буламы?

Моның өчен берничә төр ризыкны рационга кертергә кирәк.

Висцераль май, ягъни корсак өлкәсендәге май катламнары, сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра. Экспертлар кайбер продуктларны куллануның корсактагы майдан тиз арада котылырга ярдәм итүен ачыклаган.

"Forest Baptist" Медицина үзәге үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, көненә 10 грамм эрүчән клетчатка куллану висцераль майның биш ел дәвамында 3,7 процентка кимүенә китерә. Эри торган клетчатка ашказанына җиткәч, гельга охшаш консистенция барлыкка китерә һәм кеше озак вакыт ачыкмый, шулай ук холестеринның күзәнәкләргә сеңүенә киртә куя, дип яза "Express".

Корсактагы майдан котылу өчен рационга баллы бәрәңге, борчак, алма, брокколи, инҗир кертергә кирәк, дип яза Кызыл таң.

Каршылыклар булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ябыгу файдалы киңәшләр файдалые ризыклар