Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әнисен дә, улларын да кыйнады, хәтта шәрә килеш урамда йөрде

Эчкән кеше белән ничек яшәүләрен үз башыннан кичергәннән генә белә. Ләкин язмыштан узмыш юк.

Мин – тол хатын. Ирем моннан 15 ел элек вафат булды. Дөресен әйтәм, ул эчеп үлде. Эчкән кеше белән ничек яшәүләрен үз башыннан кичергәннән генә белә. Ләкин язмыштан узмыш юк.

Әтиләре эчкәч, балаларның да нервылары какшады. Эчүе бер хәл, ә аның кыйнауларына түзеп яшәү – бөтенләй башка нәрсә. Эчмәсә, аннан да яхшы кеше юк иде. Кулы да алтын, башы да шәп эшли иде.

Аерылып китәргә дигән уйлар булды. Тик кулымда – ике улым, аларны әтисез ничек үстерер идем мин? Шуларны уйлагач, кабат тешне кысып яшәвемне дәвам итә идем. Исерек ирдән кая качарга белмәгән чаклар да күп булды. Башта кешедә кунарга оят иде. Еш кына бакчада бәрәңге сабаклары арасында кундык. Балалар әллә куркудан, әллә салкыннан дер-дер калтырый иде. Әлбәттә, бу хәлләр малайларның сәламәтлегенә тәэсир итми калмады, еш кына чирләп мәктәпкә бармый калалар иде. Үземнең дә сәламәтлек бетте...

Бервакыт эчүдән шул дәрәҗәдә башы китте ки, хәтта үз анасын кыйнады. Бу хәлдән соң ирем 15 тәүлек утырып чыкты. Ләкин бу аңа сабак булмады, киресенчә, ул аннан ярсып кайтты, балаларына кул күтәрә башлады. Невропатологка мөрәҗәгать иткәч, аны психиатрия хастаханәсенә озаттылар. Аннан чыккач, хәлләр тагын да мөшкелләнде. “Белая горячка”га кадәр барып җитте.

Февраль аенда 30 градуслы салкында шәрә килеш урманга чыгып чапты. Ничек катып үлмәгәндер инде. Урманнан кайтып килүче күршебез күреп, атына утыртып авылга алып кайтты. Төне буе ыңгырашып чыкканнан соң, иртән хастаханәгә илттек. Шунда үлде. Ул күрсәткән кәбахәтлекләрне гомеремдә дә онытасым юк.

Авыр булса да, үземне кулга алдым. Кабат киягү чыктым. Әмма икенче ирем белән озак яши алмадык. Сигез ел яшәгәннән соң, инсульттан үлеп китте. Бу сигез ел сигез көн кебек узды. Ул эчмәде. Эчми торган ир белән яшәүнең нинди зур бәхет икәнен белсәгез!

Киңәшем: әгәр ирегез эчә һәм кул күтәрә икән, вакытыгызны әрәм итмәгез. Үкенечкә калмасын. Хәзер миңа 77 яшь. Ләкин мыскыллау, рәнҗетүләр, күз яшьләре мәңге хәтердән сызылмаячак.

Исемем редакция өчен генә.

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш