Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нишләттегез авылны? (ахыры)

Мин бүген йокларга ятарга куркам әле... теге төш кереп тагын авылсыз калырмын кебек. Ә мин, мин авылсыз яши алмыйм. Үзебезнең авылсыз...

Утырган җирдән генә чирәмгә аудым. Елыйсы килә...
- Ела соң, кем тыя?
-Кычыткан!!! Әллә син исәнме, каян болай берүзең кала алдың, ничек сине күреп, тамырыңны корытмадылар.
Калган зарларымны кычыткан тыңлады.
-Кая куйганнар минем читән коймамны, ник тигәннәр ул тегермәнгә? Менә кара су буен, кая монда аркандагы бозаулар? Хәтта бакалар кычкырмый. Кая әнә теге якта тал төбендә ел да биби саклаучы апалар? Бөдрә талларны кара, чит илдәге кебек тигезләп, түгәрәкләп кисеп куйганнар. Мондый авыл булмый бит, нишләткәннәр бу авылны. Ясалмалыктан, купшылыктан тын кысыла бит.Кая монда җанны җылыта торган җирләр? Авыл, бигрәк тә безнеке мондый була алмый. Каян табыйк үзебезнең авылны, кычыткан?
Кычытканга сузылган кулларым өтәләнүдән уянып киттем. Куллар ут яна. Таныш бүлмә. Үземнеке! Ә авыл?
Сәгатькә дә карап тормый тышка йөгердем. Аяк астында чыклы чирәм, койма буеннан кычыткан елмая. Әдһәм абыйның әтәче кычкыра. Казан астына яккан морҗасыннан төтен күтәрелә,тәмле каен утыны төтене исе килә. Раушанның сыеры тавыш бирә. Терлекчеләр велосипедларына утырып эшкә киттеләр. Фаиз трактор кабызды. Раиф абыйга кичтән печән кайткан икән. Тегермән дә шул килеш, амбар да... Бер генә яклы күпердән сөт машинасы үтте... су буенда таллыкта сандугач сайрый...
Тагын елыйм, бу юлы авылны “тапкан” шатлыктан. Карале әй, авыллы килеш, авылсыз кала яздым бит. Төшләрен әйтер идем. Авыл ул авылча булырга тиеш. Аңа купшылык артык хас түгел. Шуңа күрә ул кала дип түгел, ә авыл дип атала. Әтәче кычкырмаса, көтүе чыкмаса, агач, читән коймалары, печән эскертләре, әрекмән, кычытканнары, су буен яңгыраткан казлары булмаса нинди авыл инде ул.
Авыл ул җаныңны иркәләп, җылытып торырга, юксынып озатырга, шатланып каршы алырга тиеш. Син үзең дә аны нинди генә гади булса да яратырга бурычлы. Авылларның йөзен саклау кирәк!
Ә менә ике катлы мәктәп, өч катлы балалар бакчасы калган булса да яраган булыр иде. Бер кайтканнар кире китмәсләр иде бәлки... киткәннәр генә бик кайтмый ла...
Мин бүген йокларга ятарга куркам әле... теге төш кереп тагын авылсыз калырмын кебек. Ә мин, мин авылсыз яши алмыйм. Үзебезнең авылсыз...
@bloger.tatar
@shat_kushketbash

Лилия Гарифуллина

Көшкәтбаш авылы

Язманың башы: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/nishlttegez-avylny

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш Авыл тормышы авыл тарихы