Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сокланырлык гомер юллары

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 60 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Камалетдиновлар гаиләсе 60 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Камалетдиновлар зур хөрмәткә лаек гаилә. Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.

Рашат абыйның әтисе Камалетдин абый 1941 елда сугышка китә һәм 1946 елда гына исән-имин туган авылга әйләнеп кайта. Алар Оркыя апа белән җиде бала үстерәләр. Рашат абый укырга кергәндә әтисе сугышта була. «Беренче класска кар өстеннән ялан аяк укырга төштем, ачлык, ялангачлык кирәкне бирде безнең, әнинең бик тырыш булуы белән, могҗиза белән генә исән калган балалар без», – ди ул. Мәктәптә җиде класс белем алганнан соң фермада эшли башлый, сигезенче классны кичке мәктәптә тәмамлый Рашат абый. Яше тулгач армия сафларына алына. Латвиядә өч ел хезмәт итеп кайткач, 1961 елда Кили авылы кызы Дания апа белән тормыш коралар. Дания апага әти назын тою бөтенләй дә насыйп булмый, чөнки ул туганда әтисе Фин сугышында була, ә инде аңа 11 ай булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әнисе Гөлҗиһан апа ирен тагын сугышка озата. Шаһидулла абый һәм аның ике бертуганы шул китүдән хәбәрсез югалалар. Дания апа сигез класс белем ала. Мәктәптә бик яхшы билгеләргә генә укый, аеруча математика фәнен бик яхшы үзләштерә, ләкин укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Алар Рашат абый белән кавышкач, гомерләре буе парлашып күмәк хуҗалыкта тырышып эшлиләр. Яхшы эшләгәннәре өчен 1983-1984 елда сарыкчылык буенча социалистик ярышта 3нче урын, 1986да яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен 2нче урын, 1985-1986 елда иң күп бәкәй алган өчен 1нче урын, 1987-1988дә сарыкчылык буенча социалистик ярышта 2нче урын һәм тагын бик күп мактау грамоталарына ия булалар.

Алар ике ул, бер кыз үстерәләр, бүген инде оныклар, оныкчыклар сөяләр. Камалетдиновлар – гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. 

Алар яшәгән төп йорт гади генә, авылча җиһазланган. Әмма анда шыг-рым тулы мәхәббәт хисе. Рәхәт атмосфера. Дания апа кайнанасы Оркыя әби белән дә шушы йортта озак матур гомер иттеләр. Бүгенге көндә Дания апа белән Рашат абыйның үз яннарында гомер итүче улы Рәфкать абыйның тормыш иптәше, киленнәре Гүзәлия апа белән дә гел ярдәмләшеп, сокландыргыч тату гомер итәләр. Дания апа белән Гүзәлия апа бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Килен кайнана туфрагыннан ярала, дип белми әйтмиләр шул. Алар икесе дә ни генә булса да, беркайчан да зарлана белмиләр, уфтанмыйлар, тормышның кадерен белеп яшиләр.

– Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат, – ди балалары.

– Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди гомер юлын сокланырлык итеп уза белгән, ире өчен чын татар хатын-кызы булган Дания апа. Алар бүгенге көндә дә бер-берсен кадерләп, аңлап гомер кичерәләр. Рашат абый хуҗалык тирәсендә келтер-келтер йөреп торса, Дания әбиебез аны гел тәмле ризыклар пешереп шатландыра.

60 ел ул 60 көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Алты дистә ел вакыт үтсә дә, язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрәләр алар. Иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергән Дания апа белән Рашат абыйның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар, оныкчыклар игелеген күреп, ак бабай, ак әби булып, барыбыз өчен дә үрнәк булып тагын бик озак еллар гомер кичерсеннәр иде!

Гүзәлия Вәлиева,

Чапшар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соклану үрнәк гаилә өлкән буын