Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Светофор” ябыктыра һәм яшәртә!

Билгеле җырчының диетологы теләгән һәркемнең Валерий Леонтьев кебек “Светофор” диетасы буенча тукланып, өч атна эчендә танымаслык булып үзгәрергә, яшәрергә, ябыгырга мөмкинлегенә ышана.

Җырчы Валерий Леонтьев махсус диетада үзен тәртиптә тота.

Билгеле җырчының диетологы теләгән һәркемнең Валерий Леонтьев кебек “Светофор” диетасы буенча тукланып, өч атна эчендә танымаслык булып үзгәрергә, яшәрергә, ябыгырга мөмкинлегенә ышана.
Әлбәттә, сүз кызыл, сары, яшел төсле ризыклар турында бара. Беренче көнне кызыл төскә өстенлек бирергә кирәк: мүк җиләге, томат суты, кызыл балык, чөгендер, кызыл ногыт борчагы һәм башкалар.

Икенче көнне сары төсне үз итегез: тары боткасы, банан, әфлисун, күрәгә һәм башкалар.

Ә инде өченче көнне яшел ризыклар белән тукланыгыз: алма, кыяр, кәбестә, кузгалаклы аш, яшел чәй һәм башкалар. Рационның күп өлешен яшелчә-җимешләр тәшкил итәчәк.

Диета бик нәтиҗәле, шулай да һәркемгә ярамаска мөмкин. Башта белгеч белән киңәшләшергә кирәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөрес туклану