Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ТАВЫКЛАРГА МИЛӘШ ФАЙДАЛЫ

Тавык җәен үзенә кирәген чемченеп йөрергә өйрәнгән, кышын аңа витамин җитми.

Алларына агач көле һәм күмер куегыз. Тавыклар көлдә коенып, паразитлардан котыла. Күмер кисәкләрен чүпләп, организмнарын токсин-шлаклардан чистарталар.

Тавыкка балан, гөлҗимеш, кызыл һәм кара миләш тә файдалы. Бу җимешләр витаминнарга бай, алар кошларның иммунитетын ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эчәк авыруларыннан саклый, йомырка салуын арттыра. Кызыл миләштә каротин кишердән күбрәк.

Туңдырылган җиләкләрне кошларга аз-азлап эретеп бирегез. Киптерелгәнен азыгына кушарга була.

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавык миләш