Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәбрикләү сүзе

Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватан сугышы ветераннары! Хәрби бәрелешләрдә катнашкан иптәшләр! Ил сагында торучы кыю егетләребез! Районыбыз тормышын алып баруда җиң сызганып хезмәт куючы ир-егетләребез!

Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Еллар дәвамында җәмгыятебездә күңел рухын яңартучы, хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләүче, яшь буынга ватанпәрвәрлек төшенчәсен сеңдерүче, дәһшәтле сугышта катнашкан, тылда батырлыклар күрсәткән әби-бабаны хөрмәтләүгә, әтиләргә, ир туганнарга, якыннарга ихтирам белдерүгә корылган, һәр гаилә көтеп ала торган бик күркәм бәйрәм бу.

Бүгенге көндә районыбызның йөздән артык кыю бөркете тынычлыгыбызны саклый, Ватан алдындагы изге бурычын үти. Шагыйрь язганча, “Ир бала илнеке, иң элек синеке...” – шуңа да батыр йөрәкле уллар үстергән, газизләрен туган илне сакларга озаткан әниләр һәм әтиләргә ихластан рәхмәтемне белдереп, башымны иясе килә.

Хөрмәтле райондашлар! Ватанны саклаучылар көнен имин шартларда, тыныч күк йөзе астында, бәхет-шатлыкларга күмелеп, җан тынычлыгы, өстәлләр муллыгы, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалар куанычы белән каршы алырга һәм бәрәкәтле итеп үткәрергә язсын. Һәрбарчагызга да хәерле озын гомерләр теләп калам.

Рамил НОТФУЛЛИН

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау