Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормыш үзе өйрәтә: андый ике йөзлеләр белән аралашмавың хәерле

Кеше үзара аралашмыйча һич тә яши алмый, юмарт йөрәкле, хискә бай, синең дә ниндидер уңай сыйфатыңа гадел бәя бирә белгән киң күңелле затлар безнең яшәү стимулын арттыра, аларның ихлас үрнәге адашканда, ялгышканда маяк булып яктырта.

Ә менә кайберәүләр, озак еллар аралашып, синең кимчелекләреңне дә белгәнгә күрә (кимчелексез фәрештәләр дә безне фәкать күктән күзәтеп тора бит) әңгәмә барышында җаен туры китереп, синең җөйләнгән күңел җәрәхәтен кубарып, эчтән генә тантана итергә мөмкин. Андый “агу” йөрткән дус – иң мәкерле дошман булыр, андый ике йөзлеләр белән аралашмавың хәерле. Үзегез исә, гадел, эчкерсез, сер сакларга сәләтле булып, эчтән ут йотып җанын кая куярга белми бәргәләнгән кешегә, күңел зарын сөйләгәндә, аның халәтен дә акларга тырышып, савапка тиң җылы сүз табып, нигезле киңәш бирә алсагыз, ул иң ихлас саваплы гамәл булып бәяләнер.

Бу катлаулы тормышта тискәре күренешләрдән, көтелмәгән борчу-күңелсезлекләрдән тулысынча азат булу һич мөмкин түгел, алар гомер дәвамында котылгысыз булып, безгә ачы тәҗрибә бирә, уяулыкны арттыра, үзебезне җил-давылдан беркадәр саклау өчен, Аллаһ тәкъдиренә инанып, акыл дөрес нәтиҗә ясарга өйрәнергә тиешбез. Төпле, аек акыл белән исәпләгәч, үзгәртә алган ситуацияне һичшиксез үзгәртергә көч һәм тәвәкәллек күрсәтергә тиеш булабыз. Ә инде үзгәртү һич мөмкин булмагач, җанга бик каты бәрелгән тормыш сынаулары белән килешергә туры килә, өзгәләнеп уфтанудан йөрәк көчебез генә нык кимер.

Фәридә Шакирова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш бәхетле кеше Фәридә Шакирова икейөзлелек кеше мөнәсәбәтләре