Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстан кирәк кадәр шикәр һәм май запаслары белән тәэмин ителгән

Шикәр белән тәэмин ителеш өч тапкыр, ә көнбагыш мае белән кирәгеннән 12 тапкыр күбрәк.

Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән кирәкле күләмдә тәэмин ителгән. Бу продукциягә кытлык булмаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Шикәр белән тәэмин ителеш 356,9% тәшкил итә, ягъни кирәкле күләмнән өч тапкыр күбрәк. Көнбагыш мае буенча һәр татарстанлы 12 тапкырдан артык тәэмин ителгән, тәэмин ителеш – 1269,6%», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Ведомствода аңлатуларынча, исәпләү өчен бер кешегә азык-төлек куллануның уртача нормалары алынган. Бу күрсәткечләр бер кешегә 24 кг шикәр комы һәм 12шәр кг май тәшкил итә.

Татарстанда ел саен 331,9 мең тонна шикәр комы җитештерелә, халык ихтыяҗы - 93 мең тонна. Көнбагыш мае җитештерү елына 584 мең тонна тәшкил итә, ә ихтыяҗ – 46 мең тонна.

«Май җитештерү өчен игелә торган культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен, шулай ук аларны җитештерү күләмнәрен кыскарту планлаштырылмый" ,- дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк федераль массакүләм мәгълүмат чараларында ваклап сатуда шикәр комы һәм көнбагыш мае белән тәэмин итүдә өзеклекләр барлыкка килде, дигән мәгълүмат таралган иде.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр май тәэмин ителеш