Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яран гөл

Кияүгә чыккан кызга ана йортыннан гөл алырга ярамый дигән сүзне ишеткәне бар иде аның. Тик андый ырымнарга, юрауларга ышанмый шул Гөлчирә.

Кияүгә чыккан кызга ана йортыннан гөл алырга ярамый дигән сүзне ишеткәне бар иде аның. Тик андый ырымнарга, юрауларга ышанмый шул Гөлчирә. Бигрәк матур бит, кып-кызыл булып чәчәк атып утыра. Ә исе!

Әнисенең, төрле чәчәкләргә күме­леп, тәрәз төбе саен үсеп утыручы яраннарын бик ярата ул. Төп нигезен калдырып, кияү йортына күчкәч тә Гөлчирә шул яраннарны сагынып елады.

– Берсен генә алыйм инде, әни, синдә алар болай да бик күп бит,–дип ялварулы караш ташлады ул Мөстәмирә карчыкка. Тик ана кеше кискен каршы төште.

– Ярамый булгач ярамый инде, балам. Әнә, күрше Рабига абыс­тайдан ал, ул да миннән алып чыгып утырткан иде.

– Юк инде, әни, синеке башка төрле бит.

– Гөл кызганып әйтүем түгел, балам, ырымы шундый бит, ырымы!

Гөлчирә башка әнисе белән сүз куертырга теләмәде. “Ярар, ярамый булгач ярамый инде”,– дип уеннан кире кайткан булып кыланды. Тик үзе эчтән генә: “Урлап алган гөл яхшы үсә диләр, шыпырт кына бер ботагын сындырып алырмын әле”,– диде.

Һәм шулай эшләде дә. Мәстәмирә карчык каядыр чыгып киткән арада, яранның бер ботагын сындырып сумкасына салды.

Аннан ана белән кыз бик озак­лап утырып чәй эчте. Бердәнбер кызының бер атнага кунакка кайтуына бик сөенгән иде ялгыз карчык. Инде бүген аларның соңгы ял көннәре. Никтер бүген карчыкның тамагыннан ризык үтми. Берсеннән-берсе тәмле ашлар белән табын тулып торса да, берсенә дә күңеле ятмый.

– Әллә бераз авырып киттем инде шунда,–дип көрсенгәләп тә куя.

 –И, әни, сиңа авырырга ярамый. Оныкларың белән гөрләшеп яшисе дә яшисе әле.

– Йә, ярый, кызым, юлчы кешенең юлда булуы хәерле. Кичкә калганчы кузгалыгыз, кияү дә борчылып көтеп торадыр. Җитмәсә, рульдә дә үзеңә барасы.

Балаларны каршы алу гына күңелле, озатуы бик ямансу шул. Әле машиналары күздән югалырга да өлгермәде, Мөстәмирә карчыкның битен кайнар яшь чылатты. Менә тагын әллә нәрсә генә булды инде, бөтен тәнен салкын тир басты.

– Ныклап авырып киткәнче кереп ятып торыйм әле, бәлки бераз черем итеп тә алырмын,–дип, ул әкрен генә өйгә таба атлады.

Тик черем итәргә язмаган икән шул. Карчык мендәргә башын куярга да өлгермәде, күрше карчыкның хафаланган тавышына сискәнеп китте.

– И, Мөстәмирәкәем, Гөлчирәбез хараплар булган бит. Олы юлга борылганда “КамАЗ”га бәрел­гән­нәр.

Мөстәмирә карчык урынга егылды. Бөтен авыл халкы фаҗига булган урынга йөгерде. Шактый гына зыян күргән машина янына Гөлчирәнең үле гәүдәсен сузып салганнар иде. Мәет янында ачылып киткән кара сумка ауный. Сумка эченнән чәчелгән, чәлпәрәмә килгән бизәнү әйберләре арасында кыл урталай сынган ямь-яшел яран гөле ята иде.

 

Зәринә ФӘРИТОВА

akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш