Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшь каласың килсә, туйганчы ашама!

Сәламәт һәм яшь булып калу өчен берничә кагыйдәне үтәү бик мөһим.

Сәламәт кеше һәрвакыт матур, яшь күренә. Ә менә сәламәтлекне какшатмас, картаюны кичектерү өчен берничә кагыйдәне үтәү бик мөһим.

Нык туйганчы ашамау организмга ял бирә, җитезлекне арттыра.

Яшегезгә ярашлы ризык ашагыз. 30 яшьлекләргә — бавыр белән чикләвек (җыерчыкларны булдырмый), 40тан соң — бавыр һәм сыр (стресстан ярдәм итә), 50дән соң балык ашау (йөрәккә, кан тамырларына файдалы) бик яхшы.

Күңелегезгә хуш килгән шөгыль табыгыз! Мавыгуы булмаган кеше яшьтәшләреннән өлкәнрәк күренә.

Парлы булыгыз! Мәхәббәт, сөю-сөелү — картлыкка каршы какшамас киртә.

Хәрәкәтләнегез! Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Көненә 8 минут кына булса да спорт белән шөгыльләнү гомерне озынайта.

Салкынча бүлмәдә йоклагыз! Җиләс (17-18 градус) бүлмәдә йоклаган кешеләрнең озаграк яшь булып калуы исбат ителгән.

Үзегезне яратыгыз! Үзегезне бәяли белегез, гел кимсенеп, үз-үзегезне чикләп яшәмәгез.

Ачуыгызны эчкә йотмагыз! Үз эченә бикләнгәннәр яман чир белән ешрак авырый, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: perelomu.net

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөрес туклану файдалые ризыклар