Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язмышның 7 канунын бозмагыз!

Җиһан билгеле кануннар буенча яши. Аларга игътибарлы кешене бәхетле язмыш көтә.

Кар йомарламы кануны. Әгәр сез озак вакыт ниндидер проблемага күз йомып яшәргә тырышасыз икән, ул, җепшек кар йомарламы кебек, зураерга һәм сезне сытып-изеп китәргә мөмкин. Проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышыгыз.

Матди уй кануны. Әгәр гел начар, пессимистик уйлар белән генә яшисез икән, барысы да сез уйлаганча килеп чыгарга мөмкин. Киләчәгегезне якты итеп күз алдына китерегез.

Шлагбаум кануны. Нәрсәнедер чынлап теләгән һәм моңа тырышлык салган кешеләргә генә уңыш елмая.

Бушлык кануны. Үткәннәрдән котылмыйча яңаны төзү мөмкин түгел. Авыр мөнәсәбәтләрне өзегез, ошамаган эштән китегез. Шул очракта гына язмыш яхшырак киләчәк әзерли.

Түләү кануны. Без кылган гамәлләребез өчен генә түгел, кылмаганнары өчен дә түлибез. Кайвакыт ниндидер карардан баш тарту ашыгып кабул ителгәннән начаррак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Гафу итү кануны. Ул негативтан котылырга чакыра. Үч сакламыйча, кешеләрне гафу итеп яши белү иң беренче үзегезгә җиңеллек китерә.

Сайлау кануны. Кая барырга, ни эшләргә кирәклеген үзегез генә хәл итәргә тиеш. Язмыш сезнең яклы икәненә ышангыз! дип яза Кызыл таң

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш