Йоклаганда гырлыйсызмы?
Йокы бүлмәсеннән ишетелгән гырлау тавышы бар гаилә һәм гырлаучының үзе өчен дә зур кыенлыклар тудыра.
Әлеге хәл гаиләгездә гадәтигә әйләнгәндә, ул күренешкә кул селтәргә ярамый. Гырлаудан котылыр өчен күнегүләр дә ясарга мөмкин.
Күнегүләрне һәр көнне эшләргә кирәк, нәтиҗә бер айдан күренер.
1. Аңкауда мөмкин кадәр ныграк киеренкелек тудырып, "а", "о", "э" авазларын бер-бер артлы әйтегез.
2. Теш казнагызны, зур алма ашагандай хәрәкәтләр ясап, 10 тапкыр әйләндерегез.
3. Телегезне мөмкин кадәр салындырып, тел очын иягегезгә тидерергә тырышыгыз. Шул вакытта тел төбендә киеренкелек тоелырга тиеш. Күнегүне 30 тапкыр эшләгез, дип яза Кызыл таң.
Фото: ru.depositphotos.com
Автор: Зөһрә Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев