Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йоклап калмыйк, укыйк

Әле генә кешелек дөньясы йокы яратучылар көнен билгеләп узды. Димәк, бу гадәт кешелек дөньясы өчен гаять тә зур әһәмияткә ия икән.

Йокы турында кызык та, уйландырырлык та берничә мәгълүмат китерәбез:

*Кешеләр гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.

*Кеше һәр 90 минут саен төш күрә, ә иң озын төшләр (30-45 минутлык) иртәнгә таба керә.

*Кешеләрнең гомер буена күргән төшләренең якынча озынлыгы – 6 ел!

*Яңа туган баласын тәрбияләгән ата-аналар сабыеның беренче яшәү елында йокыларының 400-750 сәгатен югалта икән.

*2 яшькәчә сабыйлар төшне күп күрә. Бала ана карынында да төшләр күрә, диләр.

*Билгеле булганча, балаларда йокымсырау 8-9 яшьләрдә генә барлыкка килә. Ә аңа кадәр сабыйлар каты йокыга тала, алар йокымсырый белмиләр.

*Яшүсмерләргә 10 сәгать йокларга кирәк, ә 65 яшьтән олырак булганнарга – 6 сәгать, урта яшьтәге кешеләргә иң яхшысы – 8 сәгать.

*Күзәтүләр нәтиҗәсе буенча, 6-7 сәгать йоклаган кешеләр арасында үлем саны 8 сәгатьтән артык йоклаганнарга караганда азрак.

*Тәүлегенә 6 сәгатькә кадәр йоклаучыларның нибары 3 проценты гына үзен яхшы хис итә ала.

*Яткач 5 минут эчендә йоклап китәсез икән, димәк, сезгә йокы җитми. Идеаль вакыт арасы – 10-15 минут.

*Тиз йокы фазасы баш мие эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә.

*Шунысы кызыклы: кеше төштә һәрчак хәрәкәт итә.

*Гырылдап йоклаган чакта төш күрмиләр. Кешеләр йокының акрын фазасында гына гырылдый, ә бу фазада төшләр керми.

*18 тәүлек, 21 сәгать, 40 минут. Бу – кешенең Гиннесның рекордлар китабына кертелгән иң озын йокламаган вакыты. Рекорд куючы әйтүенчә, бу вакыт эчендә аның күрү сәләте начарланган, сөйләме, хәтере һәм игътибары бозылган, саташа башлаган, аңы томаланган.

*Сомнифобия авыруы булганда кеше йокларга курка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йоклау