Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Гөлсинә ханым республикакүләм конкурста җиңү яулады (+фоторепортаж)

Бөтенроссия “Россия пенсионерлары союзы” иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасының региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган VII ачык республика күләм  конкурсы булды.

Конкурс «Социальный портрет пожилого человека Татарстана” исеме астында ике елга бер тапкыр үткәрелә.Безнең Балтач районыннан пенсионер “Ак калфак” иҗтимагый оешма советы вәкиле Галиева Гөлсинә Әнвәр кызы катнашты. Конкурска республика буенча 85 эш килгән. Шулар арасыннан  25 эш сайлап алынган.

“У войны не женское лицо” номинациясендә Республика буенча Галиева Гөлсинәнең язган хезмәте беренче урынга лаек булды.Конкурс эше илебез өчен зур сынау булган Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 елына багышланды һәм аның төп героинясы - батыр хатын, Җиңү таңын каршылаган, районыбызның ихтирамга лаек шәхесе, 95 яшен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы ветераны Галимуллина Тәскирә Гомәр кызына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев