Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мәрхәмәтле һәм рәхмәтле юбиляр

Биктәш авылында яшәүче Елизавета Терентьевага 90 яшь тулды.

Елизавета Алексеевна Терентьева моннан 90 ел элек Биктәш авылында дөньяга аваз сала. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килеп, бик иртә кул арасына керергә туры килә аңа. Шәмәрдәннән ашлык ташулар, Лаеш урманнары кисүләр... инде үткәндә калса да, ул елларның авырлыгы юбилярның һаман да йөрәгендә.

Елизавета апа авылдашы Владимир белән бер ул, биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, Владимир ага моннан 17 ел элек вафат булган. Юбиляр улы Валентин белән гомер кичерә. Юбилей уңаеннан исә кызлар-кияүләр, онык-оныкчыклар төп нигезгә җыелды.

«Сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны күргән әниебез бүген дә көр, төпле фикерле, җиңел гәүдәле  әле. Йорт-җире, ишегалды караулы, тәртиптә. Без – балалары, оныклары һәрдаим  кайтып булышып торабыз. Әни белән төп йорт җылысын саклап яшәүче туганыбыз Валентинга  рәхмәтләребез чиксез», ди юбилярның кызлары.

Бүгенге көндә Елизавета Терентьеваның 11 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Бәйрәм, ял көннәрендә ветеранның йорты шаулап-гөрләп тора.

Юбилей көнендә Елизавета Терентьева бик күп котлаулар кабул итте: район һәм җирле җитәкчеләр аны бүләкләргә, изге теләкләргә күмде. Әбиләрен котларга оныклары чәчәк бәйләме һәм тортлар белән кайтып керделәр.

– Бик бәхетле мин, балаларым да, онык-оныкчыкларым да бик әйбәтләр, кадер-хөрмәттә яшәтәләр, рәхмәт аларга. Миңа күрсәткән яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Имин елларда, сәламәтлектә яшәү насыйп булсын, – ди юбиляр.

Килгән кунаклар юбилярга «Сез менә шундый киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле, мәрхәмәтле һәм рәхмәтле булганга 90 яшькә җиткәнсез дә инде!» дип соклану хисләре белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Елизавета апа