Һаваның максималь температурасы көндез +11...+13 градус
Татарстанда 27 октябрьдә алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы, җил булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1 ...-4 градус, урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда -7°га кадәр. Көндез максималь температура +9 ...+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Һаваның максималь температурасы көндез +11...+13 градус.
Татар-информ
Нет комментариев