Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач урамында авария, зыян күрүчеләр бар

Балтач бистәсе Ленин урамы 128 йорт янында шушы көннәрдә юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

“Ниссан Кашкай” машинасы шоферы төп юлга чыкканда “Лада” машинасына юл бирми һәм авария килеп чыга. Нәтиҗәдә ике машинаның да пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылалар.

Иртәдән үз машиналарына утырып хәрәкәт итәргә тотынганчы ук бу ике шофер да юлларында шундый һәлакәткә тарыбыз дип уйламаганнардыр. Игътибарсызлыкы бу, әллә үз-үзеңә артык ышанумы? Нәрсә генә булса да зыян күрүчеләр бар.

Хөрмәтле райондашлар, ашыкмыйк, юлда кагыйдәләрне дә, тизлекне дә саклап йөрик. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын дигән.

Мәгълүмат һәм фотолар район ЮХИДИ бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария дтп Юл-транспорт һәлакәте сак булыгыз район ЮХИДИ бүлеге