Балтачның "Автобабай"сы кем ул? (+фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләр арасында “Автобабабй-2018” конкурсы үткәрелде.
Конкурсның максаты тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга тарту.
Бәйгедә катнашучылар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр, ә аннан соң автодромда машина йөртү буенча көч сынаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Рәис Зыятдинов яулады. Ул район данын яклап, Өлкәннәр көненә багышланган конкурсның 2 октябрьдә Казанда узачак республика этабында катнашачак.
Район конкурсында җиңүчеләрнең барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Икенче урынга – Илфак Хисамов, өченче урынга конкурста катнашучы бердәнбер гүзәл зат - Гөлзада Хөснетдинова лаек булды. Рамазан Фәрзиев – дүртенче, Билсур Гарипов бишенче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев