Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Биектау районында өч автомобиль бәрелешү сәбәпле, трассага 200 литр ягулык түгелгән

М7 трассасының 807нче чакрымында "ГАЗель", "Рено Логан" җиңел машинасы һәм "Даф" фурасы бәрелгән.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Биектау районында өч авто бәрелешкән, шуның аркасында юлга ягулык түгелгән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә көндез 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына М7 трассасының 807нче чакрымында "ГАЗель", "Рено Логан" җиңел машинасы һәм "Даф" фурасы бәрелешү турында хәбәр килә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында беркем дә зыян күрмәгән. Әмма трассага 200 литр ягулык түгелгән.
Вакыйга булган урынга килгән 113нче янгын сүндерү бүгеге хезмәткәрләре автомобильләрнең аккумуляторын өзеп куйган һәм трассага түгелгән ягулыкны юдырткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250