13 октябрь 2017 яңалыклары
-
Биектау районында өч автомобиль бәрелешү сәбәпле, трассага 200 литр ягулык түгелгән
М7 трассасының 807нче чакрымында "ГАЗель", "Рено Логан" җиңел машинасы һәм "Даф" фурасы бәрелгән.
-
Чепьяларга кайткан идем… елап килдем
Чепьяга кунака кайттым. Биредә тудым, унынчы сыйныфны биредә тәмамладым. Авыл минем өчен бик якын, кадерле.
-
Газ беткәнне әйтмиләр,.. монысында ут бетә
"Хезмәт"не укучыбыз газ беткәнне әйтмиләр дип шалтырата.
-
2нче номерлы балалар бакчасында Өлкәннәр көне ике мәртәбә узды (видео)
Аның берсендә әлеге бакчада эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны хөрмәтләсәләр, икенчесендә балаларның әби-бабаларын кунакка дәшеп, балалар катнашында бик матур бәйрәм чарасы үткәрделәр.
-
Егит армеецъёсмы нырысетӥ!
Районысьтымы егит армеецъёсмы республикаысь вормонэн бертӥзы. Соос «Азьлане, егит армеецъёс!» военно-патриотической шудонъёсын нырысетӥ инты басьтыса, асьсэлэсь умой физической дасьлыксэс возьматӥзы.
-
«Делу время - а уборке - час!»
С таким девизом отправились мы с нашим коллективом на осенний «пятничник».
-
Әйтер сүзем Камил турында (фото)
Менә инде җиде ел рәттән райондагы җирлекләр арасында ветераннар катнашы белән спорт ярышлары уздырыла. Мин үзем 2014-2016 елларда бу ярышларда өч ел рәттән катнаштым. 2014-2015 елларда Балтач җирлеге командасы беренчелекне яулады. Узган елда, оешуыбыз, әзерлегебез җитмәдеме, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алмадык.
-
В Абу-Даби представили концепцию эстафеты флага ЧМ WorldSkills Kazan 2019
Флаг чемпионата мира по профессиональному мастерству должен будет побывать в космосе.
-
Юбилее безнең мөдирнең!
Көзләр җир йөзенә муллык, бәрәкәт кенә алып килеп калмый, холкы белән үзенчәлекле, хезмәте белән күркәм шәхесләр дә тудыра. Сүзебез Балтач бистәсендә урнашкан 2нче номерлы балалар бакчасы мөдире Лилия Гаденнан кызы Хәкимова турында.
-
Нәсел чылбыры дәвам итә
Шаулап та карады инде, Балтач заманында үз көрәшчеләре белән. Яшерен-батырын түгел, районыбызда көрәшче династиясе булмаган авыл бармак белән генә санарлык калды дисәм дә, бер дә ялгыш булмас. Әле кайбер авылларыбызда бер-берсенә көндәш булган берничә шундый нәселләр барлыкка килде. Яңгулда бертуган Әхмәдиевлар, бертуган Рәфыйковлар, Бөрбаштан бертуган Шакировлар, Чепьядан Зариповлар, Арбордан Хәйретдиновлар…
-
Кадерле кешебез ФӘЙРҮЗӘ ГАРИФУЛЛИНАга 18 октябрьдә 50 яшь тула
Көшкәтбаш авылында яшәүче кадерле кешебез ФӘЙРҮЗӘ ГАРИФУЛЛИНАга 18 октябрьдә 50 яшь тула.
-
Ундүрт шатлык, ундүрт сагыш (ахыры)...
"Артистлар кебек, чибәрләрнең-чибәре иде киленем - дип өзгәләнә Ана. Йомшак иде. Улымны яратты, үземне дә якын күрде. Сау-сәламәт ул тапты. Оныгыма 2 яшь туларга 1 ай кала янәдән балага узуы турында хәбәр итте.
-
Бәйрәм дә юк, ял да юк. Сезон дәвам итә
Юллар идарәсе җитәкчесе Рәшит Ильясовның еш һәм яратып кабатлый торган бер җөмләсе бар. Менә бу юлы да, үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан коллективның алдынгы кешеләре турында язарга иде дигәч, "Минем бөтен егетләрем дә бик әйбәт. Кемне яздырырга да белмим. Алар бит барысы бергә бәйләнешкән, бригадалап кына да аерып булмый", - дип...
-
Балтачта әрмән әдәбияты көнен билгеләп уздылар (фото)
"Наз"да әрмән әдәбияты көне узган
-
ГАДИЛӘ МӘХМҮТ кызы ГАЛИМУЛЛИНАның 13 октябрьдә олы юбилее!
Яңа Салавыч авылында туып бүгенгесе көндә Балтач бистәсендә яшәүче ГАДИЛӘ МӘХМҮТ кызы ГАЛИМУЛЛИНАның 13 октябрьдә олы юбилее!