Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әйтер сүзем Камил турында (фото)

Менә инде җиде ел рәттән райондагы җирлекләр арасында ветераннар катнашы белән спорт ярышлары уздырыла. Мин үзем 2014-2016 елларда бу ярышларда өч ел рәттән катнаштым. 2014-2015 елларда Балтач җирлеге командасы беренчелекне яулады. Узган елда, оешуыбыз, әзерлегебез җитмәдеме, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алмадык.

Быелгы ярышка әзерләнү күптән башланды. Җирлегебезнең ветераннар берлеге рәисе Камил Мөхәрләмов беренчелекне кире кайтару өчен бөтен көчен биреп алынды. Элек узган ярышлардагы этапларда җиңгән спортчылар барланды, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә өметле иптәшләр чакырылды. Камил әфәнде һәр катнашучы белән телефон аша даими элемтәдә торды. Мин бу ярышларның пневматик мылтыктан ату этабында катнашып килдем. Нәтиҗәләрем өченче - дүртенче урыннан артмады. Шуңа күрә ярышларга әзерләнгәндә этапларга берничә кеше арасыннан остаракларны сайлап алырга тәкъдим иткән идем. Бу чара да үзен аклады. Тырышлыкларның нәтиҗәсе - Балтач җирлеге командасы кабат беренче. Камил әфәнде үзе дә ярышларда катнашып шахматчылар арасында беренчелекне яулады.
Вагиз ТАҖИЕВ.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250