Яңа Салавыч авылында туып бүгенгесе көндә Балтач бистәсендә яшәүче ГАДИЛӘ МӘХМҮТ кызы ГАЛИМУЛЛИНАның 13 октябрьдә олы юбилее!
Кадерле әнием! Апабыз! Сеңлебез! Син бүген үзеңнең олы юбилеең - 55 яшеңне билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларыңны, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә!
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр юллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә-буранга,
Чын мәгънәсендә Кеше булганга!
Иң изге, ак һәм пакъ теләкләр белән кызың Гөлинә, апаң Мәдинә, сеңлең Зөлфия, Раил-Рәзилә, Рания, Ралия, барлык туганнар.
Гөлзидә Газизуллина фотосы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев