Чит ил автомобиле самокатта барган малайны бәрдергән
Самокатта барган 9 яшьлек малайны машина бәрдергән.
Кичә кич, 10 августта, Казанда самокатта барган 9 яшьлек малайны машина бәрдергән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте Яңа Азино урамындагы 45нче йорт янында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Opel автомобиленең 28 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм самокатта барган баланы бәрдергән.
Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган 9 яшьлек малайны медицина учреждениесенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев