Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә берсенең шоферы һәлак булган (фото)

Авария С. Сәйдәшев урамында булган.

Кукмарада үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу хакта ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Авария 24 июнь көнне 7.30 сәгатьтә Кукмара шәһәренең С. Сәйдәшев урамында була. „КИА“ автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, икенче дәрәҗәдәге юлдан чыкканда „Юл бир“ билгесе таләбен үтәми һәм төп юл буенча якынлашып килүче ВАЗ-2115 автомобиле белән бәрелешә», — диделәр ЮХИДИ бүлегендә.

Юл-транспорт һәлакәтендә ВАЗ-2115 автомобиленең руле артында утырган хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук вафат була. Моннан тыш, «КИА» пассажиры да зыян күрә, табиблар тикшергәннән соң, өенә җибәрелә.

Чыганак

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария