Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Иренең күз алдында һәлак булган

Октябрьский шәһәрендәге коточкыч авариядә үлгән ике яшь әнинең бер яше дә тулмаган балалары калган.

Фаҗига 18 декабрьдә теркәлгән.

Космонавтлар урамында «уникенче» "ВАЗ" һәм «Лада Калина» бәрелешкән. Бәрелгәннән соң беренче җиңел машина кюветка очкан. Анда утырган ике яшь хатын җитди җәрәхәтләр алган, аларны дәваханәгә салганнар.

Табиблар тырышлыгына карамастан, алар үлгән. «Калина» шоферы һәм пассажирлары имгәнгән, әмма исән калган.
 
Соңрак ачыклануынча, кызлар утырган машина алдына "унбишенче" "ВАЗ" килеп чыккан. Бәрелүдән качарга теләп, руль артындагы хатын каршы юлга чыккан һәм "Калина"га чәкәлгән. "Унбишенче"нең водителе  - 19 яшьлек егет вакыйга урыныннан качкан, әмма соңрак тотылган.
 
Әлеге ике ахирәт дус кызларына китеп барган. Берсенең ире машинада артларыннан килгән. Авария аның күз алдында булган. 19 һәм 22 яшьлек яшь әниләрнең бер яше дә тулмаган балалары калган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: bashinform.ru

 Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария дтп кеше үлгән