Исерек машина йөртүче гаебе белән авария булган
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә хастаханәгә озатылган.
1 февральдә Казан-Ульяновск (Буа районы) автомобиль юлының 92нче чакрымына 47 яшьлек "Лада Гранта" автомобиле йөртүчесе исерек килеш автомобиль белән идарә итеп, куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Ладааргус»автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә хастаханәгә озатылган.
- Дәүләт автоинспекциясе исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен 30 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылык каралуын искәртә.
- Автомобиль белән идарә итүне исерек хәлдә булган затка биргән өчен, шулай ук исерек булу-булмауны тикшерүдән баш тарткан өчен дә шундый ук җаваплылык каралган.
- Исерек килеш кабат руль артына утырган өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев