Исереккә берни булмый диләр... була икән шул
Юлда аның машинасы кюветка төшеп китә.
Американың Төньяк Каролина штатында яшәүче ир-ат авариягә очраган. Ул юл һәлакәтендә исән калган. Тик шуннан соң күлләвеккә егылган һәм тончыгып үлгән. Бу турыда WNCT басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.
Админ Миллер (Admin Miller) исемле ир-ат бәйрәм кичәсеннән соң, өенә кайтып бара. Юлда аның машинасы кюветка төшеп китә. 55 яшьлек бу ир-ат машинадан шуышып чыга. Шунда гына сулы күлләвек була - ир-ат шунда ава. Тикшерү версиясе буенча, бу кеше күлләвектәге су белән тончыгып үлгән.
21 апрельдә полиция 55 яшьлек ир-ат мәетен таба. Ронни Ингрэма (Ronnie Ingram) исемле шериф сүзләренчә, авария вакытында мәрхүм ир-ат исерек була.
Хәзерге вакытта бу кеше үлеменең сәбәпләрен экспертлар ачыклый. Судмедэкспертиза билгеләнгән.
Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/hewef_heter/iserek-ir-at-avariyad-is-n-kalgannan-so-k-ll-vekt-tonchygyp-lg-n/
https://intertat.tatar/hewef_heter/iserek-ir-at-avariyad-is-n-kalgannan-so-k-ll-vekt-tonchygyp-lg-n/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев