Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Коточкыч авариядә үлүчеләр саны дүрткә җиткән

Башта исән калып, Мамадыш хастаханәсенә озатылса да, соңрак дүртенче зыян күрүче дә җан биргән.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балык Бистәсе районында булган коточкыч авариядә һәлак булучылар саны дүрткә җиткән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте.

Искәртеп үтик, бүген Балык Бистәсе районы Олы Мәшләк авылы янында, М-7 трассасының 920 километрында юл-транспорт һәлакәте булды. Йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, өч кеше авария урынында, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк, җан бирә. Тагын бер зыян күрүче авыр хәлдә Мамадыш Үзәк район хастаханәсенә озатылган иде, әмма соңрак аның вафаты билгеле булды.

Һәлакәт урынына Балык Бистәсе Үзәк район хастаханәсе Ашыгыч медицина ярдәменең фельдшерлар бригадасы барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария