Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

КОТОЧКЫЧ: Татарстанда җиңел машина зур йөк автомобиленә килеп бәрелгән, хатын-кыз һәлак

Бөреле бистәсе янында “БМВ” каршы як юлга килеп чыккан.

Биектау районында җиңел машина зур йөк автомобиленә килеп бәрелгән. Җиңел “авто” пассажиры – 68 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Бөреле бистәсе янында “Казан-Малмыж” автомобиль юлының 30 нчы чакрымында “БМВ”, “чыгымчылап”, каршы як юлга килеп чыккан һәм “Скания” автомобиле белән бәрелешкән. Авариядә җиңел машинаның алгы утыргычындагы пассажир – 68 яшьлек пенсионер хатын-кыз һәлак булган.

“БМВ” рулендәге хатын-кыз һәм 2 пассажир, җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта авария урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыкланыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария