Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Куркыныч авариядә дүрт кеше һәлак булган

Җиңел машинадагы кешеләрнең барысының да – йөртүче һәм өч пассажирның гомере өзелгән. Хәзерге вакытта һәлак булганнарның кем икәнлекләре ачыклана.

Киров өлкәсе юлында Лада Ларгус машинасының агач төягән машина белән бәрелешүе дүрт кешенең үлеменә китергән. Юл һәлакәте 24 гыйнварда көндезге 2ләр тирәсендә Слободской районында Слободской –Нагорск автомобиль юлында килеп чыккан.

Җиңел машинадагы кешеләрнең барысының да – йөртүче һәм өч пассажирның гомере өзелгән. Хәзерге вакытта һәлак булганнарның кем икәнлекләре ачыклана.

Фаҗига Шестаково авылы тирәсендә булган. МЧС хезмәткәрләре тимер өеменә әйләнгән Лада Ларгус машинасыннан һәлак булганнарның мәетләрен тартып чыгарган. Фаҗига урыныннан ясалган фотосурәтләргә караганда, машиналар “маңгайга-маңгай” бәрелешкән булырга тиеш. Агач төягән йөк машинасы үз полосасында калган.

Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү үткәрелә. Фаҗига урынында полиция хезмәткәрләре эшли, дип хәбәр итә Россия МЧС Киров өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария