«Лада» машинасы кюветка төшеп киткән, ике кеше үлгән
Автомобильдә барлыгы дүрт олы кеше һәм ике балигъ булмаган бала булган.
Алексеевск-Биләр автомобиль юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Якынча мәгълүматларга караганда, бүген 6:30 сәгать тирәсендә Алексеевск-Биләр автоюлының 14нче чакрымында «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка төшеп киткән. Җиңел машинаның 29 яшьлек йөртүчесе һәм 24 яшьлек пассажир урында ук үлгән.
Татар-информ хәбәр итүенчә, автомобильдә барлыгы дүрт олы кеше һәм ике балигъ булмаган бала булган. Исән калучыларны ашыгыч ярдәм табиблары алып киткә.
Фото: © ТР прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев