Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Сак булыгыз юлларда!»

Быелның март аенда мәктәп яшендәге балалар арасында юл-транспорт хәрәкәте һәм һәлакәте, ЮХИДИ темаларына багышланган кроссворд конкурсы игълан ителгән иде.

Нәтиҗәләр күптән билгеле булса, төрле сәбәпләр аркасында җиңүчеләрне бүләкләү мизгеле кичектерелеп килде. Һәм менә ниһаять, 11нче октябрь көнне җиңү яулаучылар Карадуган урта мәктәбенә җыелды. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин иң элек конкурста катнашкан укучыларга, аларга ярдәм иткән укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәт белдерде.

Аннан соң райондагы балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре хакында кыскача гына мәгълүмат биреп, укучыларны һәрчак уяу һәм сак булырга чакырып калды. Җитәкче балалар белән гади итеп аралашты, аларга ихлас теләкләрен ирештерде. Башлангыч сыйныфлар арасында гимназиядән Камилә Юнысова, Илсаф Шакиров, Балтач мәктәбеннән Илидә Җәләлиева, Фәннур Гыйләҗев, Чапшар башлангыч мәктәбеннән Гөлшан Шиһабетдинова, Илүзә Мәннәпова, Айсылу Вәлиева, Яңгулдан Алия Вәлиуллина, Кенәдән Ильяс Сәмигуллин истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Карадуган мәктәбенең 2нче сыйныфы исә конкурста коллектив белән катнашкан. Җиңүчеләр исемлегендә үзләре барлыкны белгәч бик сөенгәннәр.

Башлангычлар арасында җиңүчеләр биш урынга кадәр билгеләнсә, 5- 11нче сыйныфлар арасында өч призлы урынга гына бүләкләр тапшырылды. Бу категориядә Балтач мәктәбеннән Алинә Әхәтова беренче урын яулады. Гөлшат Галиева (Салавыч) - икенче, Илмир Төхвәтуллин (гимназия) һәм Рушат Әскаров (Пыжмара) өченче булдылар. Укучылар чарадан бер кочак бүләкләр белән кайтып китте. Саубуллашкан чакта Фәргать абыйлары гадәттәгечә балаларны аталарча кайгыртып: - Юлларда сак булыгыз! - дип озатып калды.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Лилия ҺАДИЕВА: «Кроссвордлар конкурсына барлыгы 40тан артык эш кабул иттек. Араларында игътибарны җәлеп итәрлек, эчтәлеге ягыннан бай эшләр барлыгын күреп сөендек. Илсаф Шакиров хезмәтен электрон вариантта эшләсә, Камилә Юнысова үз эшен машина рәвешендә иҗат иткән. Ә иң мөһиме: һәрбер эш чын күңелдән, намус белән башкарылган».

Рәсемдә: ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин конкурс җиңүчеләрен тәбрикләп, юлларда сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250