Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Салмачыда һәлак булган йөртүченең кем икәнлеген ачыклаганнар. Кем?

Мәрхүмнең хатыны, 2 нәни кызы калган.

Бүген Казанның Салмачы бистәсендә Үзәк урамында юл фаҗигасендә һәлак булган “Лада” йөртүчесенең кем икәнлеге ачыкланган, дип яза “KazanFirst”.

Рүзәлгә бары тик 27 булган.

Биектау районындагы авылда туып-үскән. Суыксу авылы мәктәбен тәмамлаган. Иртәгә сыйныфташлары белән очрашуга барырга җыенган… Әмма “Рено” егетнең бу планнарын җимергән. Рүзәл бүген – 16 августта иртән “Лада” машинасында эшкә барышы булган. Ниндидер сәбәпләр аркасында “Рено” джибы каршы як полосага килеп чыккан. Тар гына юлдан машиналар маңгайга-маңгай бәрелешкән…

Рүзәлнең “Лада”сы юл кырыена “очкан”. Егет шундук җан биргән. Авария килеп чыгуга гаепле булуы күздә тотылган 20 яшьлек иномарка йөртүчесе нык җәрәхәтләнгән хәлдә реанимациягә озатылган. Рүзәлне инде бүген үзенең туган авылында җирлиләр. Мәрхүмнең хатыны, 2 нәни кызы калган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149307/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария